Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина 11-12 яшьлек социаль ярдәм алучы балалар арасында интерактив дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып патриотик хис, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт тәрбияләү торды.
Дәрес барышында педагог Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, фильм күрсәтте.
Ахырда катнашучылар теләкләр язылган йолдызлы коллаж ясады.