Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 5 мае, җомга

Смәел авылында яшәүче Фирдәүс Якуп кызы Якуповнага 4 май көнне 90 яшь тулды. Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл  җирлеге исеменнән   бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Фирдәүс  апа озак еллар җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятендә фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә кызы гаиләсендә яши. Ул юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды.  Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына ихластан сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International