Сарман эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре экскурсияләр оештырды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

"Һөнәргә адым" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Сарман эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Татнефть-УРС" ҖЧҖ һәм Җәлил филиалы НОУ "ЦПК-Татнефть"ка экскурсияләр оештырды.

Әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарга һөнәр сайлаганда ярдәм итү.

Татнефть-УРС филиалы "Девон" кафесы буенча предприятие технологы экскурсия оештырды. Укучылар кафе эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук мәктәп укучылары "Татнефть" кадрлар әзерләү уку-укыту үзәгендә булдылар. Экскурсия барышында балалар үзәкнең уку класслары, технопаркы белән танышты.

Шунысын да әйтергә кирәк, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырган чара балигъ булмаганнарга һөнәр сайлаганда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International