Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 272 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 159 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1551, 1193, 542, 340 һәм 95 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Алабугада 4 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International