"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яңа Чишмә "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән үзәк китапханәсендә булды.
Бу көнне китапханәдә “Китапханә, китап һәм мин – дуслар” дип исемләнгән чара оештырылды.
Китапханә хезмәткәрләре экскурсия үткәрде, китап алырга ничек язылырга, уку залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.