Чистай интернат-йортында чираттагы өмә узды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

"Чиста ишегалды! Чиста шәһәр! Чиста планета!" лозунгы астында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында экологик уикенд үтте.

Чистай медицина училищесы студент-волонтерлары һәм 3 нче гимназиясе укучылары белән бергә интернат-йорт хезмәткәрләре учреждение территориясен җыештырды.

Салкын һавага карамастан, барысы да актив эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International