"Язгы игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Без бергә" дигән хәйрия акциясе узды.
Акция кысаларында инвалид балаларның өйләренә барып ярдәм күрсәтелде.
Бүләккә балалар сәнгать эшчәнлеге өчен кирәкле материал һәм татлы ризыклар алды. Мондый чаралар социаль әһәмияткә ия.