"Веста" үзәгендә иреклеләр эшенә багышланган чара узды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

“Игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә 15 балигъ булмаганнар арасында иреклеләр эшенә багышланган чара үткәрде.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнар игътибарын җәмәгатьчелек эшенә җәлеп итү, шәфкатьлелек, игелек хисләре тәрбияләү торды.

Чара уен формасында узды. Волонтерлар балаларга иреклеләрнең кем икәне һәм җәмгыятькә нинди файда китерүләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International