“Өмет чаткысы” «Спорт һәм Татарстан» акциясенә кушылды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

«Спорт һәм Татарстан» Республика акциясе кысасында  Арчаның  “Өмет чаткысы” балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү узәгендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналары, үзәктә эшләүче хезмәткәрләр катнашында саф һавада  физик күнегүләр белән гимнастика үткәрде. 

Дәртле музыка астынды гимнастик күнегүләр  һәм спорт уеннарын  уйнадылар.   

Үзәктә эшләүче белгечләр әйтүенчә, мондый  физик кунегүләр ясау сәламәтлек өчен бик файдалы.  Бер төр эшчәнлекне икенче төрлегә алыштыру баш миен ял иттерә, эш сыйфатын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International