"Ышаныч" үзәге карамагындагылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы игелек атналыгы кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар Чаллы сәүдә-технология институтында булдылар. Биредә аларга күмәчләр пешерү буенча мастер-класс үткәрелде.

Тәҗрибәле белгечләр осталык серләре белән уртаклашты.

"Ышаныч" үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган чара балигъ булмаган балаларга һөнәри яктан ярдәм булып торды. Әйтик, бер яшүсмер киләчәктә нәкъ менә әлеге һөнәрне үзләштерергә теләк белдерде. Чара ахырында яшь кулинарлар актив катнашкан өчен сертификатлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International