Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, республика предприятияләре 63,2 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Тоткарланган хезмәт хакы алучылар арасында Югары Ослан «ГСОК «Казань» АҖ хезмәткәре дә керде. Ул 21 мең сум күләмендә хезмәт хакын алды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.