Татарстан Республикасында ишетү проблемалары белән 1920 кеше эшкә урнаштырылды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче ишетү проблемалары булган 6 мең кеше арасыннан 1920 кеше эшкә урнашты. Шул ук вакытта ишетү буенча мөмкинлекләре чикләнгән 2,5 мең кеше чыннан да эш табарга тели. Бу хакта бүген "Татар-информ" матбугат агентлыгында узган конференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

Татарстан Республикасында төрле нозологияле 305 меңнән артык инвалид яши, шуларның 207 меңе пенсия яшендәге инвалидлар, 14,6 меңе балалар һәм 84 меңнән артыгы эшкә яраклы.

Инде иртәгә, 28 апрельдә, Казан төзелеш көллияте мәйданчыгында DeafSkills чемпионаты ачылачак. Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, чара җәмгыятькә һәм бизнеска мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең талантын, аларның уңышлы эшли алуларын дәлилли. Шулай ук, чемпионатның беренче көнендә көллияттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International