Алабуга "Яңа йорт" приюты карамагындагылар зоопаркта булды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Иллюзион" кинотеатрындагы зоопаркта булдылар.

"Бик дикъкать һәм зур кызыксыну белән балалар хайваннар артыннан күзәтте, зоопарк хезмәткәрләренә күп сораулар бирде. Мондый чаралар балаларның танып-белү активлыгын үстерә, хайваннар дөньясы белән танышырга булыша”, – ди приют тәрбиячесе Лариса Разживина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International