17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Язгы игелек атнасында" тематик чаралар узды.
Шулай итеп, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар "РосгосстрахБанк" компаниясе менеджеры белән очрашты. Очрашу барышында банк карталары рәсмиләштерү, керемнәр турында сөйләштеләр.
"Ветераннар янәшә яши" акциясе кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннарның йорт яны территорияләрен җыештырдылар.
Шулай ук үзәк белгечләре тарафыннан "Экологик уикенда" кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авыр тормыш хәлендә калган балалар белән экология дәресләре оештырды.
Моннан тыш, көн саен социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән компьютер нигезләренә укытулар үткәрелде.