Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара үткәрде.
Социаль хезмәткәрләр Иске-Студенецкий авыл мәдәният йорты белән берлектә Габдулла Тукайның "Серле алан" исемендәге әсәре буенча спектакль куйды. Әлеге чарага өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы өлкән яшьтәге гражданнар чакырылды.
Чара барышында тамашачылар бөек татар шагыйре биографиясе, аның иҗаты турында сөйләштеләр.