Минзәлә интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген, 26 апрельдә, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Ул ветераннарга рәхмәтен белдерде, аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды.

Ветераннар белән очрашуда шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, йорт-интернаты директоры Ирина Исмәгыйлова, "Тургай" приюты директоры Вера Муринова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International