Чернобыль АЭСында булган фаҗигасын искә алу кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре Эльвира Нафикова һәм Әлфия Низамова балигъ булмаган балалар белән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балаларны Чернобыль АЭСындагы авария белән таныштыру торды.
Белгечләр балаларга атом электростанциясенең дүртенче энергоблогындагы шартлау турында сөйләделәр.