Кичә, 25 апрель көнне Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунаклар булды. "Язгы игелеклелек атнасы"ның йомгаклау атнасында Каргалы авыл җирлеге мәдәният йорты "Изгелек кыл!" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырды.
Чара барышында артистлар музыкаль номерлар куйды. Шулай ук, Раинә Сабирова башкаруында вокаль номер яңгырады.
Бөек Җиңүне бәйрәм итү көне уңаеннан ветераннар өчен музыкаль композиция яңгырады.