Югары Ослан интернат-йорты карамагындагылар үзәк китапханәдә булды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр үзәк китапханәсендә булдылар.

Китапханә белгечләре кунакларны китапханә структурасы, уку залы,төрле белешмә әдәбияты, энциклопедияләр белән таныштырды.

Ахырда өлкән кешеләр "Яхшылык" дип аталган кыска метражлы фильм карады. Истәлеккә кунакларга китаплар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International