"Өмет Яры" үзәге шәфкать туташлары вакциналаштыруның файдасы турында сөйләде

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташлары "Вакцинация сәламәтлекне саклар" дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде.

Чарада 130 өлкән яшьтәге граждан катнашты. Очрашу барышында медицина хезмәткәрләре вакциналаштыруның әһәмияте турында сөйләде.

Әңгәмә ахырында медицина хезмәткәрләре өлкәннәргә мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International