Казан шәһәре комплекслы үзәгендә экологик юнәлешле чара узды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәре (Совет районы) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.

Чараның максаты булып табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, экологик тәрбия бирү торды.

Дәрес барышынды белгечләр төрле кошлар, аларның табигатьтәге роле турында сөйләде. Аннан соң балигъ булмаганнарга фотографияләр буенча кошларны атарга тәкъдим ителде.

Алга таба чара уен формасында узды. Чарада балигъ булмаганнар "Кошлар йорты", "Төнге аучылар", "Һавада очу" уеннарында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International