"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Яшел Үзән "Рәхәт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә акция узды. Яшел Үзән медицина училищесы студентлар һәм волонтерлары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы гражданнарга фатирда генераль җыештыру үткәрде.
"Изгелек эшләргә ашык!" акциясе барышында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 5 балигъ булмаган бала ике ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өенә барды. Биредә балалар өлкәннәргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырды.
“Безнең өйдә елмаю” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре " һәм "Игелекле ихтыяр" ирекле хәрәкәте волонтерлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән анимацион программа оештырылды. Акциянең максаты булып балаларда игелекле эшләр кылырга омтылуны формалаштыру торды.