“Язгы игелек атнасы” кысаларында Яшел Үзән "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чаралар үткәрелде.
Шулай итеп, “Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында 17 апрель көнне "Гнездышко" приюты карамагындагы балалар Леонид Королевның йортына барды. Очрашу барышында балалр чәчәкләргә су сипте, идән юды, өйне җыештырды. Очрашу ахырында балалар өлкәнгә үз куллары белән эшләнгән картина бүләк итте.
20 апрельдә приютта донорлык турында дәрес үткәрелде. Әлеге чараның максаты булып тәрбияләнүчеләрне әхлакый сыйфатларга өйрәтү торды.
21 апрель көнне "Язгы игелек атнасы" кысаларында "Гнездышко" приютында спорт чарасы узды. Балалар ике командагы бүленеп, үзләренең физик сәләтен һәм тапкырлыгын күрсәтте.
22 апрель Халыкара Җир көнендә приютта экология дәресе үткәрелде.
23 апрель көнне учреждениедә тәэсирле итеп уку конкурсы узды. Конкурсы өчен приют карамагындагы балалар үзләренең иң яраткан шигырьләрен әзерләде.
"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында приютның өлкән төркем балалары үз куллары белән открыткалары һәм сувенирлар әзерләде. Әлеге бүләкләрне алар ата-аналары һәм дусларына җиткерде.