Яшел Үзән психоневрологик интернатында "Язгы игелек атнасы" узды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яшел Үзән психоневрология интернаты карамагындагылар тарихи-мәдәни мирас музеенда булдылар.

17 апрельдә Яшел Үзән психоневрологик интернатында экологик акция узды.

Шулай ук, электрон хезмәтләрне популярлаштыру кысаларында 19 апрель көнне интернат холлында социаль хезмәт алучыларга дәүләт хезмәтләре порталы турында видеоролик күрсәтелде.

23 апрель көнне Яшел Үзән психоневрологик интернатының китапханәсендә “Бергә китап саклыйк” дигән акция үтте. Акциянең максаты булып китапханәгә китапларны реставрацияләүдә ярдәм итү торды.

Шулай ук, 21 апрель көнне учреждениедә Яшел Үзән 10нчы гимназия укучылары хәйрия концерты оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International