Түбән Камада Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган "түгәрәк өстәл" узды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында "Куркынычсызлык" хезмәтне саклау компанияләр төркеме Түбән Кама районы һәм түбән Кама шәһәре күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы оештырды.

Залда "ТАНЕКО" АҖ, «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, "Татнефть-Нефтехим" ҖЧҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чара куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт шартларын булдыру, җитештерүдәге имгәнүләрне киметү, бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән иде. Түгәрәк өстәл кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: хезмәт шартларын махсус бәяләү, социаль партнерлыкта хезмәтне саклау роле, имгәнүләрне кисәтү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International