"Яңарыш" үзәге карамагындагылар электр җихазлары белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерде

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Чернобыль фаҗигасына 31 ел тулу уңаеннан Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә истәлекле көнгә багышланган хәтер сәгате узды.

Беренче чиратта, үзәк балалар китапханәсе белгече фаҗига турында сөйләде, әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмә барышында электр җихазлары белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Очрашу ахырында һәр катнашучы иминлек символы – кәгазьдән кояш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International