Яшел Үзәндә “Турникетлардан башка атналыгы” узды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

"Россиядә эшлә" проекты кысаларында Яшел Үзән районында 17-23 апрель көннәрендә “Турникетлардан башка атналыгы” Бөтенроссия акциясе узды.

Проектта катнашучы "Җитештерү берләшмәсе" Серго заводы" АҖ районның 104 мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештырды. Предприятиегә балаларны завод автобусы алып килде.

Моннан тыш, 21 апрель көнне 10 нчы гимназия һәм 9 нчы лицей укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча, Пушкин ис. 9 нчы лицей укучыларына җиңү бирелде һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International