Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре гомумшәһәр тантаналы митингта катнашты.
Һәйкәл янындагы скверда элеккеге "ликвидаторлар" фаҗигалы көнне искә алды.
Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә радиацион һәлакәтеннән зыян күргән 214 кеше яши. Аларның күбесе инвалидлар.
Һәлакәт корбаннары истәлегенә үзәк белгечләре һәйкәлгә чәчәкләр салды.