26 апрель көнне Балтач муниципаль районында Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашкан 23 район халкы “Наз” үзәге хезмәткәрләре өйләренә барып Балтач муниципаль район башлыгының бүләк-күчтәнәчләрен һәм “Моя газета”га бушлай яздыртуны тапшырдылар.