"Ялкын" приюты карамагындагы балалар "Яңарыш" үзәгендә кунакта булды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Без бергә" чарасы белән "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

Тәрбияче Наилә Шайхуллина сүзләренчә, балалар бер-берсе белән уртак тел тапты. Балалар өчен карвинг буенча мастер-класс та оештырылды. Катнашучылар оештырылган очрашудан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International