Буа районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештырылды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бөтенроссия "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Светафорик" балалар өчен белем бирү учреждениесе белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Чара "Без шундый төрле, ләкин без бергә!" дип аталды. "Светафорик"ның яшь артистлары җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Чара ахырында истәлеккә фотога төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International