“Россия Балалары - 2017" ведомствоара профилактик акция кысаларында Казан шәһәре Совет районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының наркология диспансеры белән берлектә социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – наркоманиянең зыяны турында белемнәр формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Дәрес барышында мини-лекция укылды, аннары наркомания проблемасы күтәрелгән видеофильм күрсәтелде.