Яр Чаллы шәһәре “Турникетлардан башка” атналыгына кушылды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

“Турникетлардан башка” Бөтенроссия акциясе кысаларында 17-23 нче апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә “Чаллыда эшлә” шәһәр акциясе узды.

14 апрель көнне шәһәр мэриясендә акцияга багышланган пресс-конференция узды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алдында шәһәр халыкны эш белән тәэмин итү директоры Татьяна Быданова, һөнәри белем бирү секторы мөдире Лилия Миңнеханова, "Заман" яшьләр үзәге директоры Римма Фәсхетдинова чыгыш ясады.

20 дән артык эш бирүчеләр предприятиеләрендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсия оештырды. Алар арасында КАМАЗ ҖАҖ, Форд Соллерс Холдинг ҖЧҖ, Пенсия фонды, Домкор ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 18-20 апрель көннәрендә урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырды. Экскурсия барышында балалар эш эш белән тәэмин итү үзәгенең структурасы һәм принципы белән танышты.

Алга таба укучыларга бирелде актлар залында презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International