Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Екатерина Погодина һәм Ләйсән Насыйрова "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Князев китапханәсенә экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны китапханә белән таныштыру, китапка карата кызыксыну уяту торды.