Бүген, 25 апрельдә, Чистай шәһәре Яшьләр үзәгендә "Язгы игелек атнасы - 2017" Бөтенроссия акциясенә нәтиҗә ясалды.
Барлык актив катнашучылар, шул исәптән Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чистай интернат-йорты мәрхәмәтлек эшенә өлеш керткән барлык катнашучыларга да рәхмәтен белдерде.