"Яңарыш" үзәге карамагындагыларның ата-аналарына иммунизацияне профилактикалау турында сөйләделәр

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Европа иммунизация атнасы кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге эксперты Гүзәл Миргасимова социаль хезмәт алучылар һәм ата –аналар белән очрашты.

Очрашу барышында табиб дөньядагы эпидемиологик торыш турында сөйләде.

"Безнең социаль хезмәт алучылар югары риск төркеменә карый. Шуңа күрә тәрбияләнүчеләр өчен иммунизация мәҗбүри булырга тиеш", - ди шәфкать туташы Ирина Гаврилова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International