2017 елнын 24 апрелендә Питрәч районы «Кайгырту» үзәгендә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт белгече Галиәхметова Гөлгенә Хәмид кызы өлкәннәр белән, Татарстан АССРның 100 еллыгы кысаларында, Габдулла Тукайга 131 ел тууына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән бәйге оештырды.
Тукай бәйрәме шагыйребезнең тормыш юлын искә төшерү белән башланып ките. Бәйге 4 өлештән, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Катнашучылар Яруллина Наилә, Шәйхетдинова Әлфия, Шарова Нина , Нуриева Мөслимә бәйге барышында Габдулла Тукайнын шигырь дөньясына чумып, сорауларга жавап бирде.
Кунакларны шагыйр Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен, әсәрләрен онытмый яттан сөйләп бирә белүләре аеруча сөендерде.
Бәйге күмәк «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды. Чара ахырында жиңучеләр дә билгеләнде. Жюри әгъзәсе ролен бүлек мөдире Туркунова Флера Илдус кызы үтәде. Истәлекле бүләкләр тапшырганнан сон, өлкәннәр оештыручыларга рәхмәт сүзләрен житкереп, кабаттан очрашырга теләүләрен әйтеп саубуллашты.