"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә китаплар укуга багышланган чара узды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Казан "Здравушка" мөмкинлекләре сикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә китап укуга багышланган чара узды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби мирасына багышланган чара театр кую формасында узды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International