Шушы көннәрдә Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Волонтер" үзәге активисты Зилә Адгамова катнашында "Язгы игелек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде.
"Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сүзләренчә, очрашуның максаты булып балигъ булмаганнарны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү торды.
Кунак "Мәрхәмәтлелек картасы" форумында катнашуы турында сөйләде.