"Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100%лык социаль паспортлар төзелде"

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.

Юлия Абдреева Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары, Җиңү Көне уңаеннан тантаналы һәм истәлекле чаралар үткәрү турында сөйләде.

Шулай итеп, 2017 елның 22-29 маенда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм кадет корпуслары укучылары өчен "Казан – Мәскәү – Казан" маршруты буенча теплоходта круиз планлаштырылган.

Моннан тыш, 8 май көнне республика ветераннары өчен Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чара узачак.

9 майда, гадәттәгечә, Казанда Җиңү Паркында мәңгелек утка чәчәк салу һәм Тантаналы парад узачак.

Бөек ватан сугышына 72 ел уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары тапшырылачак. Шулай ук инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына продуктлар җыелмасы тапшыру планлаштырылган.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International