Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Кузнецов янына 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2а сыйныф укучылары килде.
Укучылар ветеранга шигырьләр сөйләде, аның биографиясе турында сораулар бирде, медальләр һәм бүләкләрен карады.
Визит ахырында балалар ветеранга рәхмәтен белдерде, бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк итте.