"Гармония" үзәге яшь артистлары премьерага әзерләнә

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Преодоление" мөмкинлекләре чикле балалар клубы әгъзалары белән "Куклотерапия" технологиясе буенча эшли.

Белгечләр фикеренчә, курчаклар табигый сәләтне, фикерләү, хәтерне, үстерергә булыша, коммуникатив күнекмәләр формалаштыра.

Шулай итеп, яшь артистлар "Курочка ряба" әкиятенә репетиция ясады. Дәрес ахырында балалар башлангыч сыйныф укучылары алдында премьерга куярга теләк белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International