Кайбыч районының социаль яклау учреждение хезмәткәрләре иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Кайбыч район социаль яклау учреждение хезмәткәрләре Бөтенроссия “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” конкурсының зональ этабында катнашты.

Конкурсның максаты булып социаль хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, өлкән кешеләр, инвалидлар белән эшләүнең алдынгы технологияләрен тарату тора.

Зональ этабның нәтиҗәләре буенча Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Наталья Дунаева “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә беренче урынны яулады. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Алсу Биктимерова “Социаль ярдәм күрсәтү хезмәтенең иң яхшы яшь белгече” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International