Ел саен Пасха алдыннан Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Чиста йорт" хәйрия акциясе уза.
Әлеге акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларның йортларын җыештырырга ярдәм итә: тәрәзәләр юа, чилтәрләр элә.