Бу көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мобиль бригадасы Шепшенар авылында яшәүче үзәк карамагындагы Миннехазиб Акбаровның йортына барды.
Бригада составына шәфкать туташы Ләйсән Мунирова, социаль эш буенча белгеч Илгизә Кашапова һәм социаль хезмәткәр Гөлназ Шәйхетдинова керде.
Күчмә чара барышында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында шәхси куркынычсызлык турында инструктаж үткәрелде.