Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында "Сәламәт буын " клубы эшли.
Клубның бурычы булып яшүсмерләргә зарарлы гадәтләр организмга зыян салуы турында аңлату тора.
Беренче очрашуда тренинг күнегүләрдә катнашты. Әлеге чара катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру, төркемдә уңай психологик климат формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Шунысын да әйтергә кирәк, очрашу ай саен уза.