Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар белән саф һавада иртәнге зарядка ясады.
Балалар барысы бергә тәрбиячеләр белән төрле хәрәкәтләр башкарды. Әлеге чараның максаты булып балигъ булмаганнарны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү торды.