Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәтлек көненә багышланган чаралар узды.
Әйтик, 26 март көнне Чистай "Лидер" универсаль спорт комплексында интернат-йорты инваспортсменнар командасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган спорт ярышларында катнашты
28 һәм 31 март көннәрендә Чистай медицина училищесы студент-волонтерлары "Туберкулез һәм аның профилактикасы" санитар лекциясе үткәрде.
Бүген, 3 апрель көнне дәвалау физик культурасы инструкторы саф һавада спорт уеннары оештырды.