2017 нче елның 3 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә әзерлек йөзеннән “Наз” үзәге социаль педагогы “Волонтер” үзәге кураторы ярдәмчесе Наталья Закирова белән берлектә “Сәламәтлек тасмасы” дип исемләнгән акция уздырды.
Әлгеге акциянең максаты булып үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, аны пропагандалауга тарту торды.
Сәламәтлек тасмасының яшел төсе гармония символы булып тора. Ул негатив кичерешләрдән арынырга ярдәм итә. Активистлар әлеге тасмаларны өләшеп һәр кешене сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.
Әлеге акция кешеләрнең күңелләренә хуш килде.