Социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәрес оештырылды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

3 нче апрель көнне Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен «Татарстанның елъзмалары» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.

Дәреснең мәртәбәле кунагы, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны – Девятьярова Александра Николай кызы иде. Барлык сугыш чоры балаларына кебек үк, аның да җилкәсенә тормыш шактый сынаулар яудырган. Тик авыр язмыш аның характерын формалаштыруда  зур роль уйнаган : нык булырга, тырышлыкка, мөстәкыйльлеккә , тормышта бары үз көченә генә таянырга өйрәткән. Безнең ветераннарыбызның хәтирәләре – илебезнең тере тарихы. Шуңа күрә, тарихны китаптан өйрәнүче егетләр, Александра Николай кызы сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңлап, сораулар бирде.

Мондый очрашулар балаларда үзләренең иленә, республикасына карата  хөрмәт хисе тәрбияләргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International